“Бөек Җиңүнең 70 еллыгына иң яхшы бизәлеш” конкурсында Мамадыш районы беренче урын алды.
Олыяз авыл җирлеге базасында өйрәнү-кыр җыеннары узды. Ике көн дәвамында 10 нчы сыйныф укучылары гранат ату, 100м га йөгерү, тартылу, утлы коралдан ату, автоматны сүтү-җыю һәм башкалар буенча күнекмәләр алдылар. Барлыгы чарада районның 23 мәктәбеннән 104 үсмер катнашты.
1925 елнын 14 маенда Мамадыш районы Катмыш авылында туып-усеп, Боек Ватан сугыш чорында тормышнын ачысын-точесен татып, 7 ел тэгэрмэчле, чылбырлы тракторга утырып жир соргэн, авыр тармакларда хезмэт куйган тыл ветераны Бакирова Шаргыя Гариф кызы 14 май конне 90 яшьлек Юбилеен билгелэп утте.
Кызлар "явы" кабат Мамадышта. 16 нчы май көнне, Нократ Яр буена бертуган Ганиуллиналар концертына рәхим итегез.
Музейда төн үткәрәсегез киләме? Бу 16 нчы май көнне мөмкин булачак. 16 нчы майда “Туган якны өйрәнү” музеенда мини-кинотеатр оештырылачак.
Мамадыш халкы һәм төбәгебез кунакларын Гаилә көнен билгеләп узарга чакырабыз. Күркәм гадәт буенча, 15 нче майда, “алтын” юбилярларны хөрмәтлиләр.