“Алтын” юбилярларны хөрмәтлиләр

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Мамадыш халкы һәм төбәгебез кунакларын Гаилә көнен билгеләп узарга чакырабыз. Күркәм гадәт буенча, 15 нче майда, “алтын” юбилярларны хөрмәтлиләр. Чарада ярты гасыр иңне-иңгә куеп яшәгән 28 пар катнаша. Халыкта аларны алтын туй ияләре дип атыйлар. Бәйрәм үзәк мәйданда башланып, район мәдәният йортында дәвам итәчәк. Гомумән алганда, мондый юбиляр гаиләләрнең саны Мамадыш районы буенча 45. Сәламәтлекләре какшап, бәйрәмгә килә алмаган парларны, җирлек башлыклары урыннарда тәбрикләячәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International