Мамадыш районы беренче урын алды

2015 елның 15 мае, җомга

“Бөек Җиңүнең 70 еллыгына иң яхшы бизәлеш” конкурсында Мамадыш районы беренче урын алды. Республика тарафыннан бу иң югары бәяләмә. Җиңүчеләрне ачыклаганда, түгәрәк датага әзерлек, бәйрәм чараларын оештыру, акцияләрдә актив катнашу, бәйрәм чараларына күпчелекне, шул исәптән волонтерларны җәлеп итү дә исәпкә алынды. Мамадыш районы чарадан булган видео һәм фотоотчетны конкурсның “ Шәһәр һәм авыл җирлекләренә ия булган муниципаль районның иң яхшы бизәлеше” номинациясенә юллады һәм уңыш казанды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International