Өйрәнү-кыр җыеннары узды

2015 елның 15 мае, җомга

Олыяз авыл җирлеге базасында өйрәнү-кыр җыеннары узды. Ике көн дәвамында 10 нчы сыйныф укучылары гранат ату, 100м га йөгерү, тартылу, утлы коралдан ату, автоматны сүтү-җыю һәм башкалар буенча күнекмәләр алдылар. Барлыгы чарада районның 23 мәктәбеннән 104 үсмер катнашты. Өйрәнү-кыр җыены нәтиҗәләре буенча беренче урында Көек-Ерыкса мәктәбе командасы, икенче урында Олыяз, 3 нче баскычта Красная Горка мәктәбе. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов аларны шәхсән тәбрикләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International