Музейда төн үткәрәсегез киләме? Бу 16 нчы май көнне мөмкин булачак. 16 нчы майда “Туган якны өйрәнү” музеенда мини-кинотеатр оештырылачак. Халыкка хәрби тематикалы фильмнар тәкъдим ителәчәк. "В бой идут одни старики", "А зори здесь тихие..." һәм "Битва за Сталинград” кинолары тамашачы күңеленә хуш килергә тиеш. Киносеанслар 18.00-22.00 кадәр булачак. Керү ирекле.