6-апрель көнне Шәдче авылы мәдәният йортында “Мамадышым илһам чишмәсе”дип исемләнгән кичә булып узды.Кичә Г.Тукай әсәрләре белән башланып, якташ язучыларыбыз иҗаты белән дәвам итте.Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә, якташ язучыларыбызның әсәрләреннән, өзекләр уйнадылар.
Шәдче авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Р.Газизовның “Күршеләр”хикәясен сәхнәләштерделәр.Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Кичә моңлы җырлар, дәртле биюләр белән аралаштырып барды .Авыл халкына кичә бик ошады.