ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бәйге игълан итте

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы шимбә өмәләре һәм табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашучылар өчен бәйге игълан итте.

Шулай итеп, чисталык булдыру чарасында активлык күрсәтүчеләр шәп бүләк иясе булу мөмкинлегенә ия. Бәйгедә катнашу өчен министрлыкның “Instagram” челтәрендәге рәсми аккаунтына язылырга һәм үзеңнең өмәдә #эковесна2016 хэштегы белән үткәрелгән акцияләрдә төшерелгән фото яки видеороликларны урнаштырырга гына кирәк.

Бәйгедә катнашучылар өчен чикләр юк: ишегалды, парк яисә скверда җыештыру эшендә катнашамы, район, шәһәрдә тирә-якны чистарту белән мәшгульме – әлеге мизгелләрне фотога төшереп, социаль челтәргә урнаштыру гына кирәк. Җиңүче исеменә иң актив һәм креатив катнашучылар лаек булачак.

Төп бүләк – iPad Air иясе 23 апрельдә ачыклана. Аны Казанда үткәреләчәк шәһәркүләм өмәнең үзәк мәйданында бүләкләргә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International