Татарстанның “Керәшен чибәре” бәйгесе инде күптән “Питрау” бәйрәменең йөзек кашына әверелде.
Мамадыш районында күп еллар дәвамында “Кама” җәйге лагеры уңышлы эш алып бара.
01 июль көнне гоммуми район планеркасында Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Иванов, үзенең 50 яшьлеге туу белән Усәли авыл җирлеге сәркатибе Нуруллина Зөләйха Рәис кызын котлады.
"Керәшен чибәре - 2016" конкурсында катнашучы тагын бер кызыбыз - Алиса Исакова.
Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Татарстанның гүзәл почмагы – Мамадыш районында йөри.
Юлия Дувалова - "Керәшен чибәре-2016"ның тагын бер конкурсанткасы.
Күп кенә гражданнар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләргә мөрәҗәгать иткәндә еш кына вакытны чиратларда үткәрергә кирәклеге белән очраша.
Кояш кыздырган саен сулыкларда ял итүчеләрнең саны арта. Кызганычка каршы, җәйге чорда елга, күлләрдә бату очраклары күп теркәлә.
Тагын бер керәшен гаиләсе барлыкка килде. Казанда “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисткасы Снежана Абрамованың туе гөрләде.