Мамадышның “Кама” лагеры өченче сменасын ача.

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Мамадыш районында күп еллар дәвамында “Кама” җәйге лагеры уңышлы эш алып бара.

Агымдагы елның икенче июненнән башланып киткән лагерьда бүген икенче смена төгәлләнде. Районыбызның төрле почмакларыннан килгән 7-14 яшьлек 115 егет һәм кыз биредә 21 көн ял иттеләр. Киләсе смена 14нче июльдә башланачак.

- Биредә балалар җәйләрен күңелле итеп үткәрсен өчен барысы да каралган. Көн дәвамында алар төрле иҗади бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында катанашу мөмкинлегенә ия. 
Шулай ук, егет һәм кызлар Мамадышыбызның горур урманнары буенча экскурсия дә кыла, - дип безнең белән уртаклашты “Кама” лагерының өлкән тәрбиячесе Зөһрә Галимханова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International