Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов җиләк чорында клип төшерәләр.

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Җырчылар анда ял итәме, әллә эш буенча барганмы – бу хакта үзләреннән сораштык. – Булат белән бик матур җыр яздырдык. Шул җырга клипны, дуслар тәкъдиме белән, Мамадышта төшерергә ниятләдек.

Бу якларның табигате аеруча матур, биредә таулар да, чишмәләр дә, елга да бар. Мөмкинлек булса, җир җиләгенә дә барырга исәп. Каен җиләгенә бер тапкыр барып өлгердек, инде җир җиләге дә кызарып пешкән, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Гыймаева.

Җәйге ял турында сорагач исә: "Әлегә уйлашмадык. Булат радиода иртәнге эфирда эшли, аннан соң ураза тотарга да тырышабыз. Бәлки соңрак берәр җиргә барып кайтырбыз", – дип җавап бирде Ләйсән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International