ГХАТ органнарына мөрәҗәгать иткәндә ничек вакытны янга калдырырга.

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Күп кенә гражданнар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләргә мөрәҗәгать иткәндә еш кына вакытны чиратларда үткәрергә кирәклеге белән очраша.
Татарстан Республикасы ГХАТ органнары системасында әлеге проблема дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын  куллану нәтиҗәсендә хәл ителде, шул исәптән белгечләргә кабул итүгә язылу өчен "Электрон чират" кертү юлы белән.

Әле 2011 елда ук беренчеләрдән булып порталда никах теркәү датасын һәм вакытын алдан броньлау хезмәте барлыкка килде. Ул шунда ук диярлек бик кирәкле һәм популяр булды. Моннан тыш, әлеге сервис мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт алуны шактый җиңеләйтә, шулай ук ГХАТ органнары эшен оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Җәйге айларда никах теркәргә гариза бирергә теләүчеләрдән гаять зур чиратлар ерак үткәндә калды.

Түбәндә китерелгән статистикадан чыгып, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында безнең хезмәт күрсәтү сервисыннан кулланган яшь парлар саны тиздән 100% җитәргә мөмкин дип фаразларга була:

Ел Никах теркәү датасын һәм вакытын броньлаган яшь парлар өлеше (%)
2011 = 39
2012 = 72,24
2013 = 86,88
2014 = 88,56
2015 = 92,74

Моннан тыш, 2015 елдан Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында һәр мөрәҗәгать итүченең гади электрон имзасы белән никах теркәүгә өйдән чыкмыйча гына тулысынча электрон гариза тапшырырга мөмкин. Әлеге сервис ярдәме белән яшь парлар никахлашу көненә бер ай кала ГХАТ бүлегенә килү вазыйфасыннан азат ителә. 2015 елның октябреннән 2016 елның маена кадәр вакыт аралыгында гади электрон имза белән 1,5 меңнән артык гариза бирелгән инде.

Исегезгә төшерәбез, Портал кулланучылар өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә:

- хезмәт алуда ГХАТ органнарына кирәкле документлар исемлеге белән танышу;

- электрон гариза бирү;

- дәүләт пошлинасын түләү (кирәк булганда);

- кабул ителү өчен белгечкә чиратка язылу;

-  гариза бланкларын чыгару, әгәр дә аларны кулдан тутыру планлаштырылса;

- түләү квитанцияләрен чыгару, әгәр дә аларны финанс-кредит оешмаларында түләү планлаштырылса һ.б.

Бүгенге көндә барлык электрон рәвештә бирелгән ГХАТ хезмәтләренең гомуми өлеше уртача - 70%. Юкка гына Татарстан Республикасын мәгълүмати технологияләр куллану күрсәткечләре буенча лидер дип санамыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International