Снежана Абрамова кияүгә чыккан.

2016 елның 18 июне, шимбә

Казанда “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисткасы Снежана Абрамованың туе гөрләде.

Кәләш үзе Мамадыш районы Албай авылы кызы. Кияү егете – Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан Николай Андреев. Гашыйклар “Казан” гаилә үзәгендә язылышып, “Колобок” кафесында зур банкет ясаганнар.

Яшь гаиләне “Бәрмәнчек”нең воколистларыннан кала, ансамбльнең бию төркеме дә котларга килгән.  

Яшь парларны ихлас күңелдән туй көннәре белән котлыйбыз! Сәламәт булып, бәхетле озын гомер кичерсеннәр! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International