Агымдагы атнаның дүшәмбесендә Мамадышка үзенең эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова килде.
Узган атнаның шимбә көнендә Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында футбол уены узды. Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 19 команда көч сынашты.
“Яшьлек“ скверын төзү эшләре әле дә дәвам итә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Вәгыйз Шакир улы Шакиров 100 яшьлек юбилеен каршы алды. Легендар райондашыбызны бәйрәме белән район башлыгы Анатолий Иванов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова тәбрикләделәр.
Айрат Галиев безнең команданың һөҗүм итүчесе иде. Уенарның берсендә җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә егет яшьли якты дөнья белән хушлашты.
Бүген иртәнге яктан район мәдәният йортында “Мамадыш мини-миссы – 2016“ бәйгесенең сайлап алу туры үтте.
Мамадыш районының балалар китапханәсе икенче ел рәттән ачык һавада китапханә оештыра. Ул һәр атнаның чәршәбе һәм җомга көннәрендә 14:00 сәгатьтән алып, 15 сәгатькә кадәр эшли.
Мамадышта 2016нчы елның урып-җыю кампаниясе экваторны узып, төгәлләнү ягында. Районыбызда быел уңдырышлылык 1 гектардан якынча 27 центнер. Кырларының гомуми мәйданы 38 500 гектарны тәшкил итә, шауларның 34 000нән 92 000 тонна икмәк суктырылган.
1926 елнын 1 августында Мамадыш районы Катмыш авылында туып-усеп, Боек Ватан сугыш чорында тормышнын ачысын-точесен татып, авыр тармакларда хезмэт куйган тыл ветераны Сабирова Гандэлиф Эхмэтжан кызына 90 яшьлек Юбилеен билгелэп утте.
Агымдагы елда туристлык сезоны башланганнан бирле Мамадыш 700гә якын кунакны кабул иткән. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч бераз күбрәк. Алар арасында республикадан гына түгел, ә башка төбәкләрдән килгәннәре дә бар. Бирегә 5 теплоход белән 432 кеше юнәлгән. 214 турист Башкортстан, Якутия, Арча һәм башка шәһәр, республикалардан булган.