Мамадыш музее “киңәячәк”

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Мамадышның “Туган төбәкне өйрәнү” музеенда шәһәр көненә әниләргә һәм билгеле якташларга багышланган зал ачылачак. 

Әниләр залында уннан артык балалары булган аналар хакында язмалар, фотосурәтләр, “Герой ана” ордены кебек бүләкләр һәм башкалар урын ала. 

Билгеле якташлар бүлегендә төбәгебездән чыкан күренекле шәхесләрнең шәхси әйберләрен, аларның кирәк-яракларын, киемнәрен күрергә мөмкин булачак. 

Мамадышның туган якны өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова сүзләренә караганда, яңа ике зал уртасында бүлмә була. Анда районыбызның танылган кешеләренең тормыш юллары хакындагы мәгълүмат белән танышып булыр дип планлаштырыла. 

 

Әдел Әхмәтҗанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International