2016 елның 15 августында район планеркасында озак еллар Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Акбаров Хамис Гаян улын 60 еллык юбилее белән тәбрикләделәр.
Район башлыгы А.П.Ивано юбилярга Госсоветның Рәхмәт хатын и истәлекле бүләк тапшырды, районны үстерүгә зур өлеш керткән очен рәхмәтен белдерде, саулык-сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләде.