ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Ишки авылында яшәүче Батырлык онытылмый Кызганганнарын яратмый Вәгыйзь ага Газизуллин 18 яшендә сугышка киткән елларын бүгенгедәй хәтерли. Күп тапкыр яраланып ахырга кадәр көрәшен дәвам иткән ветеран: “Мин – каһарман!”, “Ватанны дошманнан коткардым!”– дип шапырынып сөйләргә яратмый.

Җирлекләр башлыкларының авыллардагы проблемаларны хәл итү өчен кайдан гына акча табарга икән, дип баш ватулары уйлап чыгарылган сүзләр түгел. Бюджетлар чикләнгән һәм рамкага кертелгән, аларның тотылышын әллә ничә учреждение контрольдә тота.

В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды, “Гринлайт” Халыкара экологик җәмгыяте оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең экологик культурасын булдыру һәм үстерү өлкәсендә тормышта кулланып була торган проектларны һәм идеяләрне ачыклау максатыннан, “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында катнашуга гаризалар кабул итә.

Мамадыш укучылары җәяүлеләрне ерактан күренеп торырга өнди. 


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Без берәр җитди, яисә авыр эш башкарсак: “Аллага шөкер, котылдык!” – дияргә яратабыз. Чыннан да, узган атна пәнҗешәмбесендә безнең өстән дә авыр йөк төште. Сүз – шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре арасында “Йолдызлар яңгыры-2018-2019” фестиваль-конкурсы кысаларында узучы чираттагы чыгышлар турында.

 

Россия Федерациясе  Хөкүмәте  авыл  хуҗалыгын үстерү, авыл  хуҗалыгы  продукциясе, чимал һәм азык-төлек  базарларын җайга  салу  буенча  дәүләт  программасын  2025 ел  ахырына  кадәр  озайтты.  

Кыш безгә сәламәтлек өчен күңелле һәм файдалы итеп вакытны саф һавада үткәрергә мөмкинлек бирә.

Безнең төбәктә иң киң таралган кышкы киемнәрнең берсе – пуховик. Эшкә йөрү өчен дә, ял итү өчен дә бик кулай кием. Пуховикны аеруча яшьләр бик яратып кия, чөнки бик уңайлы, җиңел һәм матур. Тик менә кайвакыт сыйфаты гына...

Мәскәүнең – Арбат, Казанның – Бауман, Чебоксарның – Сәүдәгәр Ефремов, Екатеринбургның – Вайнер, Чиләбенең һәм Саратовның – Киров, Рязаньның – Почта, Иркутскның – Урицкий, Владивостокның Адмирал Фокин... урамнары җәүлеләр генә йөри торган. Хәзер һәр шәһәрнең үз “Арбат”ы бардыр. Безнең Мамадышта ул – бай тарихлы Совет урамы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар хокукларын яклау законы нигезендә  үзгәрешләр булуын  хәбәр итә .  Шул унайдан  «Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында»  дигән №250-ФЗ үз көченә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International