Кайчандыр ул Казан, Троицкий урамы, дип тә аталган, әмма һәрчак шәһәрнең үзәк урамы саналган. Нәкъ үзәк урам булганга, элек тә аны киң итеп калдырганнар. Анда базар да гөрләгән, ярминкәләр дә оештырылган, бала-чага уйнарга чыккан, өлкәннәр өчен ял урыны да булган ул. Һәр заманның шәһәр җитәкчеләре аны үзләренчә халыкны тартырлык итеп эшләргә тырышканнар. Менә тагын Совет урамын зур үзгәрешләр көтә. Районыбыз һәм шәһәр башлыгы Анатолий Иванов, аның командасы тырышлыгы белән ул республиканың махсус программасына кертелде, реконструкция эшләренә акча бүлеп биреләчәк. Аларны проектлау белән Казанның “Архитектура десанты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. Узган атнаның җомгасында оештырылган җәмәгать тыңлауларында аның яшь архитекторлары Айсылу һәм Алмаз Вәлиуллиннар, Дмитрий Мокрушин мамадышлылар игътибарына Совет урамын реконструкцияләүнең ике вариантын тәкъдим иттеләр. Архитекторларның үзләренең әйтүенчә, проектларның берсе эконом-вариантта эшләнгән булса, икенчесен тормышка ашыру өчен чыгымнар күбрәк кирәк булачак. Әмма... программаның планлаштырылган үз суммасы бар. “Бу җәмәгать тыңлаулары инде өченчесе”, – диде шәһәр башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмов. Проектлар буенча фикер алышу бик актив барды. Ике дистәгә якын кеше үз фикерләрен җиткерделәр. Мамадыш бит бик борынгы шәһәр, аның горурланырлык үз тарихы бар. Халкының да үз менталитеты, шәһәрнең һәр карышына үз мөнәсәбәте, дөньяга үз карашы. Совет урамында митинглар, Бөек Җиңү бәйрәмендә халык демонстрациясе, август ахырында Шәһәр көне уза. Ул – бөтен кешенең яраткан урыны, кичләрен һәм ял көннәрендә анда халык махсус һава сулап йөрергә чыга. Ул һәр мамадышлының йөрәгенә якын. Шуңа күрә, андагы үзгәрешләргә беркем дә битараф кала алмый. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге дә Совет урамының күп еллар буе формалашкан тарихи йөзен сакларга кирәк, дигән теләкләрен белдерделәр һәм архитекторлардан проектлау барышында моны исәпкә алуларын сорадылар. Бүгенге көндә Совет урамында өч сквер бар. Аларның беренчесе – район мәдәният бүлеге башындагысы – балаларга багышланачак. Анда бала-чага уйнау өчен берничә аттракцион урнаштырырга планлаштырыла. Шуып төшеп уйнау өчен заманча җайланмалар да, таганнар да, батутлар да булачак. Хатын-кызлар ул тирәдә бәдрәф тә эшләнсә яхшы булыр иде, диделәр. Әлеге сквер, балчык белән күтәртеләчәк, аттракционнар астына хәзер спорт мәйданчыкларында кулланыла торган вак резина җәеләчәк. Ул балаларны имгәнүдән саклаячак. Икенче сквер яшьләргә багышлана. Анда да төрле атракционнар, тренажерлар, шахмат өстәлләре, зур булмаган, өсте ябулы амфитеатр, кешене бозып күрсәтүче комик-көзгеләр (Алар берничә шәһәргә урамнарга урнаштырылган һәм халык тарафыннан җылы кабул ителгән инде.), җиргә төнлә янып торучы шарлар урнаштырырга тәкъдим ителә. Редакция белән федераль казначылык каршындагы сквер патриотик рухын саклап калачак. Наратлар уртасында зур булмаган фонтанчык, сквер уртасына утырып ял итү урыннары урнаштырылачак. Советлар Союзы Геройлары һәм Ана һәйкәле каршындагы йолдыз матуррак итеп үзгәртеп эшләнә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлнең берничә төрле яңа варианты тәкъдим ителгән иде. Җәмәгать тыңлауларында катнашучылар аны хәзерге вариантта саклап калу өчен тавыш бирделәр. Ул сүтеп фундаментка утыртылачак. Ә урамның буеннан-буена ике яклап ясалган таш коймалар сүтеп алына. Аларның рәшәткәләрен, яктырткычларын кисеп ала башладылар инде. Алар урынына декоратив куаклар утыртылачак. Әлеге таш койма бары элекке шәһәр ратушасы – хәзерге сәүдә рәтләре каршында гына саклап калына. Урам буенча – һәр унике метр саен декоратив, тарихи стильдә эшләнгән фонарьлар куелачак. “Арарат” кафесы белән һәйкәл арасында агачлар утыртып, клумба ясап тагын бер ял урыны эшләү планлаштырыла. –Яңа төзелә торган собор яннары да, ул җиткереп бетерелгәч, тәртипкә китереләчәк, ул Совет урамының матур дәвамы булачак, – диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Ул игътибарны район мәдәният йорты каршында булачак үзгәрешләргә дә юнәлтте. Мәдәният йорты белән йортлар арасына моннан егерме еллап элек бетон плитәләр бастырып куелган иде. Аларны алырга да вакыт инде. Алар урынына чыршылар утыртылачак. Программа быел тормышка ашырыла. Бу үзгәрешләрне дә быел ук күрәчәкбез.