Мамадыш укучылары җәяүлеләрне ерактан күренеп торырга өнди.

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Мамадышта шундый исем астында акция узды. Шәһәрнең 4нче санлы мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрнең көньяк өлешендә акция үткәрделәр. Машина йөртүчеләргә юлларда куркынычсызлык турында буклетлар тараттылар. Район ЮХИДИ бүлеге тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә йөрүче җәяүлеләрдә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар да булырга тиешлеген тагын бер тапкыр искәртеп уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International