Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Николаевич Степанов та, чиркәү, чишмәләр, юллар ремонтына кайдан акча табарга икән, дип төннәрен йокламыйча уйланып ята торгандыр. Чиркәү бинасының җиткерелгәненә дә бер гасырдан күбрәк вакыт узган бит. Ел саен аның нәрсәсен булса да төзәтергә кирәк. Түбәсе нык тузган иде. Узган ел калаен алыштыруга ирештеләр. Авыл халкы да акчасын кертте. Ә иң күп булышкан кешеләр Альберт Иванович Прокопьев белән Елена Сергеевна Полякова булганнар. Иске калайларны сүтеп алып, яңалары белән ябу эшләрен үз көчләре белән башкарып чыкканнар. –Мөмкинлекләреннән чыгып булышкан бөтен кешеләргә, матди ярдәм иткән иганәчеләргә авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләремне җиткерәм, – ди Сергей Николаевич. Әле чиркәүнең стеналарын тыштан заманча материаллар белән төрергә кирәк. Бу эштә дә авыл җирлеге башлыгы авылдашлары, танышлары ярдәменә өметләнә. Узган ел Никифорово авылындагы зиратның корган, картайган агачларын кисү, куаклардан чистарту, тәртипкә китерү буенча да күп эшләр башкарылган. Бу эшне оештыруда да иганә челәр Виталий Сергеевич Поляков, Геннадий Васильевич Иванов, Николай Иванович Казаков, “Татспиртпром”ның Мамадыш спирт заводы директоры Рамил Фәттахов, “Мамадыштөзү” ЯАҖ җитәкчесе Зөфәр Гәрәев ярдәм кулы сузганнар. Үзарасалым җыела башлау да авыл җирлекләренә бик күп эшләрен хәл итәргә мөмкинлек бирде. Ул бездә 2014нче елдан эшли. Шушы вакыт эчендә Никифорово авыл җирлегендә халыктан 382 мең 400 сум акча җыелган. Бюджеттан да өстәлгәч, ул 1 миллон 912 мең сумга әйләнгән. Бу акчаларга 1213 метр урам юллары ремонтлаганнар, Сәртек зиратының коймалары заманчага алыштырганнар, чишмәләр ремонтлаганнар, су башняларын койма белән әйләндереп алганнар... 500 мең сумга якынына урам яктырткычларын алыштыруга, 80 мең сумы – янгынга каршы гидрантлар куюга тотылган. Гидрантлар урнаштыру үзләренә янгынчылар килеп җиткәнче утны сүндерә башларга мөмкинлек биргән. Ә алар килеп җиткәч, машиналарының сыемнарын су белән тутырып торганнар. Ике авылда да башняларга су чишмәләрдән кудырыла хәзер, ике авылда да халык чишмә суы эчә. 2016нчы елда Никифорово белән Сәртектә 47 лампочка янса, хәзерге көндә баганаларда 95 яктырткыч. “Урамнарыбыз төнлә дә көндезге кебек”, - ди авыл халкы. 2016нчы елда урам утына 153 мең сум акча түләнгән булса, былтыр 62 мең сум тотылган. Сәбәбе – энергиясаклаучы яктырткычлар куюда. Соңгы елларда авыл җирлекләренә бирелә торган бер миллион сумлык грант та аларга олы проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Никифорово җирлегенә дә андый бәхет елмайган иде. Ул акчаларга Никифоровода чишмә, күпер ремонтлаганнар, мәдәният йортын мәгариф учреждениесе бинасына күчергәннәр, аның беренче катында хәзер авыл китапханәсе белән почта бүлекчәсе дә урнашкан. К и л ә ч ә к т ә , бәлки анда авыл җирлеге үзе дә к ү ч е н е р . Авылларда балалар санының кимүе төп мәктәпне б а ш л а н г ы ч к а гына калдырырга мөмкин. Менә монысы инде – глобаль проблема. Бүген Никифорово һәм Сәртек халкы да авылда үз бизнесын оештырырга өйрәнә башлады. Ул бизнес хәзергә терлекчелек юнәлешендә оештырыла. Мөгезле эре терлекләр, сарыклар асрыйлар. Элекке күмәк хуҗалыкның терлекчелек биналарын алырга атлыгып торучылар гына юк әле. Абзарлар инде сүтелә дә башлаганнар. Хәзергә алар үзләренә хуҗа булырлык кешеләрне көтә. Олырак бизнеска кереп китүчеләр булса, халыкка эш урыннары да, авыл җирлегенә яңа иганәчеләр дә булыр иде.