Моннан 96 ел элек дөньяга килгән Вәгыйзь агага тугыз яшь тулганда әтисе үлеп китә. Атасы авылдан читкә китеп, акча эшли тоган булган. Бер китүендә ул бик каты чирләп кайта һәм өч көннән вафат була. Гаиләдәге балаларны тәрбияләү ана җилкәсенә кала. Вәгыйзь бабай да, сугыш алды чоры балалары кебек, бик яшьли эшли башлый. “Ул вакытта без кырларда сука сукалый идек, яшь булгач, төрле эш куша иделәр”, – дип сөйли бүген Икенче Бөтендөнья сугышы ветераны. Тормыш авыр булса да, ул мәктәпне тәмамлый, аннары Мамадыш педучилищесына укырга керә. Кызганычка каршы, педагоглар әзерләүче учреждениедә белем алучылар 1940нчы елга чаклы бушлай укысалар, аннары ул түләүлегә әверелә. Гаиләдәге финанс хәлләре болай да такы-токы булганлыктан, яшь егет укуын ташлап, Донбасс якларына күмер чыгарырга китеп бара. Озак та үтми, сугыш башлана. Ул туган авылына әйләнеп кайта. 1941нче елның көзендә аны армиягә алалар. Берничә мәртәбә яралана. Ә инде 1944нче елда Краков шәһәрен азат иткәндә алган ярасы сугыш тәмамланыр алдыннан гына төзәлә. Бүген аның аралашу сәләте начарайган. Шуңа күрә ярдәмгә кызы Алсу килә. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Казанда яши. –Метр ярым эчәгесен кисеп алалар аның. Сөйләгәне бар: аңын югалтканчы, эчәгеләренең тышка чыкканын күрә ул. Моннан тыш бер кулы да шактый зыян күрә. Госпитальдә ятканда, анда гангрена башлана. Табиблар кулны терсәктән кисәргә карар кылалар. Әмма әти бу турыда ишеткәч: “Кулымны кискәнче, үтерсәгез яхшырак булыр. Кулсыз авылда мин нишләрмен,” – дип каршы төшә. Табиблар катлаулы операцияләр ясап, аның кулын саклап калалар, әмма ике бармагын барыбер кисәргә туры килә, – дип сөйли ул. Сугыш тәмамланган елның җәендә туган авылы Ишкигә кайта Вәгыйзь Газизуллин. Август аенда авылдашы Мәрзия белән тормыш корып җибәрәләр. Озак үтми, яшь парлар Тула шәһәренә чыгып китәләлр. Атаклы самавырлар шәһәрендә беренче балалары Нурия туа. Алты ел чамасы шәһәрдә яшәгәннән соң, Газизуллиннар Ишкигә кайталар. Авылда икенче балалары – уллары Васыйл дөньяга аваз сала. Кызганычка каршы, ул инде арабызда юк. Бер елдан соң алар тагын читкә юл тоталар: башта Ижауда, аннары Пермь краеның Гремячинск шәһәрендә яшиләр. Монда язмам герое күмер чаба, урман кисә. Өченче балалары Алсу шушы шәһәрдә туа. Кайда гына хезмәт куйса да, Вәгыйзь ага гел мактаулылар рәтендә йөри. Моннан 17 ел элек Мәрзия һәм Вәгыйзь Газизуллиннар туган нигезләренә кайтып төпләнәләр. Алар белән бергә Мәрзия апаның беренче төркем инвалид сеңлесе Фәүзия дә кайта. Алсу ханым әйтүенчә, ул Газизуллиннар гаиләсе белән 1957нче елдан бирле яшәгән. Узган ел вафат була Фәүзия апа. Аны бик кадерләп соңгы юлга озаталар. Озак еллар читтә яшәсәләр дә, яшь чаклары Ишкидә узгангамы, Газизуллиннар авыл тормышына бик тиз күнегәләр. Әйтерсең лә, алар аны беркайчан да ташлап китмәгән булалар. Берничә ел кәҗәләр асрыйлар, тавыклар тоталар. –Әти-әнием безне гадел булырга бала-чактан ук өйрәттеләр. Әгәр ул әҗәткә кемгәдер акча биреп, аны алучы кире кайтармаса, сорап алмады: “Әйдә, хәер булыр,” – дия иде. Өлкән яшьтә үзенә социаль хезмәткәр билгеләүгә дә каршы килде: “Аяк-кулларым булганда, сәламәтлегемә зарланмаганда, нишләп мине кеше карарга тиеш.” Үзен кызганган кешеләрне өнәп бетерми. Туксан яшькә кадәр бер дә тик тормады. Кыш көннәрендә түбәдәге карны үзе төшерә иде. Әни аңардан бер яшь чамасы өлкәнрәк булса да, әле дә тик тормый. Бигрәк тә Сашканы “сүгә” инде ул. Инде таякка таянып йөрүенә карамастан, һаман да үзенә эш табып тора. Ишегалды кардан чистартылган булса да, кулына көрәк алып, мин яисә кияве “күрми” калган урыннарны бик көрисе дә, әмма эш коралы яшереп куелган була шул: кияү, я кызы аны әбисе күзеннән ераккарак урнаштырган булалар. Үземә килгәндә, яшьлегем Гремячинскта узды, сыйныфташым, хәрби диңгез офицеры һөнәрен сайлаган Александрга кияүгә чыгып, озак еллар Камчаткада яшәдек. Ул пенсиягә чыккач, 2009нчы елда Казанга күчендек. Чөнки әти белән әни инде шактый олыгайдылар. Хәзер без чиратлашып авылга кайтабыз. Озак еллар шәһәрдә яшәсәләр дә, хәзер каланы бик яратып бетермиләр. Бер елны аларны Казанга алып барган идек. Ике сәгать уздымы икән, әти кыбырсый да башлады: “Рәхмәт, кызым, киявем! Фатирыгыз бик яхшы, әйдә авылга кайтарыгыз инде”, – дип, сөйләде Алсу ханым. Май аенда 96 яшен тутырачак Вәгыйзь ага белән Мәрзия апаны Ходай сәламәтлекләреннән аермасын, Алла боерса аларның гасырлык юбилейларында очрашырга язсын, дигән теләк белән киттем мин Газизуллинар йортыннан.