4 июнь көнне барлык мөселманнар да 2019 елгы Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Татарстанга яңадан көчле җил һәм бозлы яшенле яңгырлар киләчәк.
2019 елның май аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 24 туу очрагы теркәлгән: елның 5 нче ае районыбызга 14 малай һәм 10 кыз бүләк итте.
Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була.
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекләрне яклау һәм терлек азыгы җыю буенча башкарылачак чаралар турында сөйләде.
Мамадышта "Алга, юниорлар"балалар Спартакиадасына йомгак ясалды.
Мамадыш шәһәренең 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында "Балалар – яшь экологлар" бәйрәме узды.
22 июньдә Казаннан 50 км ераклыкта Альведино авылында «Элбэдэн»хәрби уеннары узачак. Әлеге вакыйга Питрәч районында туып-үскән Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Михайлович Гаврилов истәлегенә багышлана.
Лиана Лукманова "PRO-СТРАНСТВО"Бөтенроссия конкурсының 1 дәрәҗә лауреаты булды.