Мамадышта XII "Алга, юниорлар!" балаларны яклау көненә багышлап үткәрелде. Яшь спорт сөючеләр "ОЛИМП" спорт комплексы базасында җыелды.
Мамадыш районында әлеге Спартакиаданы үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быел спорт чарасы 12 нче тапкыр узды. Әлеге фестиваль чын балачак бәйрәме булып тора һәм спорт сөючеләрнең һәм җанатарларның игътибарын җәлеп итә.
«Алга, юниорлар!» 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр катнаша. Спортның 6 төре буенча 10 команда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек, һәр команда составында 12 дән артык кеше булырга тиеш түгел. Бер бала программаның ике төреннән дә артык катнашмады.
Балалар төрле ярышларда, шашка, скакалка белән сикерү, һ.б. буенча көч сынаштылар, шулай ук 30 метрга йөгерүдә дә актив катнаштылар.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән ярыш нәтиҗәләре буенча беренче мактаулы урынны Красная Горка "Радуга" балалар бакчасы командасы яулады, икенче урында - "Бәләкәч" балалар бакчасы, өченче урында - "Кояшкай"балалар бакчасы командасы.