4 июнь көнне барлык мөселманнар да 2019 елгы Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә намаз укылачак.
Район мөселманнары мәчетләргә иртәнге 6га җыела. 7.00 сәгатькә кадәр вәгазьләр укылачак, котлаулар яңгыраячак. Бәйрәм гает - намазы 7.00 сәгатьтә башлана.
"Нократ дулкыннары" радиоканалы эфирында Үзәк мәчеттән турыдан-туры трансляция оештырылачак. Җирле радионы 103,9 FM ешлыгында ишетергә була.