Мамадыш шәһәренең 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында "Балалар – яшь экологлар" бәйрәме узды.

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Балалар  геройлар: Тихоня, Чыршы, Шалун белән бергә табигать патшалыгында булдылар. Бәйрәм дәвамында табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү турында шигырьләр укыдылар, мавыктыргыч итеп экологик уеннар уйнадылар. Бәйрәмдә балалар «Экологлар – яшь табигать сакчылары» гимнын башкардылар. Үткәрелгән чараның нәтиҗәсе: балаларда багажны экология өлкәсендәге белемнәр белән тулыландыру, димәк, әйләнә – тирә дөньяны ярату һәм саклау теләге һәм Экологлар -дуслар һәм табигать яклаучылары дип кыю рәвештә атау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International