28 майдан 31 майга кадәр Казан шәһәрендә "PRO -СТРАНСТВО" Бөтенроссия конкурс-фестивале узды. Мамадыш шәһәренең композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы Лиана Лукманова лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Ольга Сычева). Лиана шулай ук гала-концертта катнашты һәм «Пройди сквозь годы» җырын башкарды.