Чисталык һәрберебездән башлана!
Бүген Совет аппараты, районның башкарма комитеты һәм Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре экологик икеайлык кысаларында өмәгә чыктылар.
Тирә-яктагы территорияне тәртипкә китерделәр-һәм бу әле башы гына дип вәгъдә итәләр.
"Уңайлы Мамадыш синнән башлана" - бу сүзләр бүген көннең төп девизына әверелде.
Ә сез акциягә кушылдыгызмы инде? Әйдәгез, шәһәребезне бергә чүптән арындырыйк!