Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Казанга циркка барып кайтттылар!

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

       Хәерле иртә, уңышлы эш атнасы! бу атнаны шатлыклы хәбәрдән башлап җибәрик әле.

        Ватанны саклаучылар гаиләләре комитеты белән берлектә  Мамадыш районы Башкарма комитеты  махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 32 баланы  Казан циркына алып барды! Бу кечкенә генә ярдәм балаларга һәм аларның гаиләләренә шатлык өстәде.

       Якты хәтирәләр, шат авазлар, соклану .Аларның туганнарына карата булган ихтирам.  Аларның туганнары — чын геройлар, алар белән бөтен республика горурлана!  Моны аңлау, үз күзләрең белән күрү   горурлык хисләре уятты балаларның күңелендә.

        Бу атна шулай ук уңышлы, яхшы хәбәрләр һәм яхшы вакыйгалар белән тулы булсын! Барыгызга да яхшы кәеф һәм уңышлы көннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International