Мамадышта политехника көллияте студентлары өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән җылы очрашу оештырды.
Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сыерчык оялары ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрелде.
Бу идеянең тууы очраклы түгел: учреждение янындагы парк зонасында агачлар күп үсә, интернатта яшәүчеләр аны кошлар тавышы белән җанландырырга күптән хыялланалар иде. Канатлылар өчен йортлар ясарга ярдәм итүне сорап, Артур Афанасьев мөрәҗәгать итте.
Аның буе нибары 110 см. Артур бик талантлы егет - җырлый, рәсем ясый, мозайка җыю белән мавыга, һәм күптән инде тагын бер эшне үзләштерергә хыяллана иде - сыерчык оясы ясарга өйрәнергә. Һәм менә ул 39 ел эчендә беренче тапкыр үз кулы белән сыерчык оясы ясады. Аңа башкалар да, шул исәптән интернатта яшәүче өлкәннәр дә кушылды.
Һәр студент күңеленә хуш килгән шөгыль тапты: берәүләр мавыгып сыерчык оялары ясадылар, икенчеләре музыка коралларында уйнадылар һәм процессны җанлы музыка белән озата бардылар, чын күңелдән рухи атмосфера тудырдылар.
Исегезгә төшерәбез, Мамадыш политехник көллияте каршында «Радуга добра» волонтерлык хәрәкәте актив эшли. Балалар педагоглар белән бергә даими рәвештә сугышчыларга СВО зонасында ярдәм итәләр — Иске мотоциклларны ремонтлыйлар һәм хәтта модернизациялиләр, хәрбиләр өчен пироглар һәм тәм-томнар пешерәләр, мендәрләр тегәләр, Мич-буржуйкалар ясыйлар...
Студентлар бер акция белән генә чикләнмәячәкләрен һәм интернатны даими нигездә шефлыкка алачакларын билгеләп үттеләр.