Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин яңа остазны котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
Бүген 18:00 сәгатьтә ипподромда очрашабыз!
Мамадыштагы көрәш буенча олимпия резервы Республика спорт мәктәбе базасында Татарстан хатын-кызлар җыелма командасының ирекле көрәш буенча интенсив күнегүләре бара. Спортчыларны әзерләүдә иң яхшы тренерлар катнаша, шул исәптән Олимпия чемпионы Сайпулла Атавович та. Бүген Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин һәм Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин ирекле көрәш буенча Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты.
8 июльдә яшь парлар өчен туй тантанасына грантлар конкурсы башланды.
Фестиваль 19 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узачак.
2025 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов Кукмара шәһәрендә һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны кабул итәчәк.
Республиканың Кукмара, Балтач һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләрне кабул итү түбәндәге адрес буенча Кукмара районы прокуратурасы бинасында була: ТР, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 40 йорт, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр. 🔤Алдан язылу өчен телефон: 8(84364) 2-65-51.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә рейд үткәрделәр, анда куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәүне тикшерделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр, һәр катнашучыга белешмәләр тараттылар.
Татарстанлы кыска вакытлы ялга кайткан. 2025 елның гыйнварында Илшат Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм илне саклаучылар армиясенә кушыла. Бүген аңа кием-салым һәм кирәк-яраклар комплекты тапшырдылар.
2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни өченче баласын тапкан.
8 июль көнне Мамадыш шәһәренең "Яшьлек" скверында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Әлеге чара "Татарстанда җәй" республика проекты кысаларында үткәрелде.