Бүген Тәкәнеш урта мәктәбе укучылары 60 "Җиңү чәе" чәй җыелмасы җыйдылар (һәрберсендә 5 фильтр-пакет һәм 5 карамель).
Моннан тыш, алар өлкәннәр җыйган гуманитар ярдәмне төргәкләргә булыштылар. 100 "коры душ" җыелмасы, җиңү чәе һәм 200 пакет киптерелгән алма "Без бергә"волонтерлар штабына юнәлде.
Безнең иреклеләргә ярдәмчел һәм битараф булмаганнары өчен рәхмәт! 🙏