Репрессия эзләре буенча: "халык дошманнары" дип танылган Мамадыш гаиләләре ничек исән калганнар.

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген безнең ил мөһим датаны - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен каршылый. Мамадыш районында 1500 дән артык кеше репрессияләнгән. 172 кешене атканнар. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Уразбахты авылында яшәүче Гыйльмехан Илдарханов гаиләсенең фаҗигале тарихын искә төшерәбез.

1941 елның июлендә Гыйльмеханны көнкүреш низагыннан соң кулга алалар: аның өенә займга имза җыярга килгәч, ул эштән соң юынып алыргачыгып керегә сорый. Бу сүзләр гаепләүгә сәбәп була.

Ярты ел Мамадыш төрмәсендә утыра, аннары Колымага сөрелә һәм шунда һәлак була. Хатыны Фатыйма ике кечкенә баласы белән кала. Аны күп тапкырлар судка чакырганнар, балаларны приютка алып китү белән янаганнар. Авылдашлар бу гаилә белән аралашмый, мыскыллп артларыннан кычкырып кала торган булалар. Аның кызы Мәгъмүрә мәктәптә  бик күп авырлыклар кичерергә туры килүен искә төшерә,  халык дошманы кызы тамгасын тагып йөрергә туры килә. Барлык авырлыкларга да карамастан, Мәгъмүрә апа авылдашы Шәйдулла Зиннәтов белән ныклы гаилә корып, алты бала үстерә. Бүген аның 12 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар, алар аны кайгырталар.

Бу тарих-гаепсез зыян күрүчеләр турында хәтерне саклау мөһимлеген искә төшерүче меңнәрчә шундый язмышларның берсе генә  бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International