Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 маенда көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Һава шартлары начарайган очракта, урамда электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналары янында йөрмәскә киңәш ителә, шулай ук йорт карнизларыннан, реклама стендларыннан һәм элмәләрдән ераграк торырга кирәк.