Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановның Ураза бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

2020 елның 23 мае, шимбә

Хөрмәтле мамадышлылар!

Сезне, сезнең туганнарыгызны һәм якыннарыгызны чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Изге эшләр башкарырга, сабыр булырга өйрәтүче Рамазан ае тәмамланды. Бу ай шәфкатьлелек, игелеклелек, мәрхәмәтлелек идеалларын үстереп, ул кешеләрдә иң яхшы хисләрне ныгыта, җәмгыятьтә тынычлык һәм иминлек урнаштыруга ярдәм итә.


Тормышны игелекле эшләр, якыннарыңны кайгырту һәм мохтаҗларга карата мәрхәмәтлелек белән тулыландыру төрле конфессия кешеләре өчен бер үк дәрәҗәдә мөһим. Мондый кыйммәтләр барлык дин кешеләре өчен дә якын һәм аңлаешлы, тарихи яктан безнең илдә тынычлык һәм татулык нигезе булып тора.

Мамадыш районы мөселманнары республикабызның мәдәниятен һәм рухи тормышын үстерүгә, халыклар арасында милләтара татулыкны, үзара аңлашып яшәүне ныгытуга зур өлеш кертәләр. Буыннардан буынга күчеп килгән бу дуслык һәм үзара ихтирам мөнәсәбәте - безнең горурлыгыбыз һәм уртак казанышыбыз, ул безгә чиксез кыйммәтле һәм без аны кадерләп саклыйбыз.
Бу якты бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм иминлек алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек,бәхет, бәрәкәтле озын гомер һәм тынычлык телим!


Мамадыш муниципаль районы башлыгы А. П. Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International