Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаете Live форматында һәм бары Казанның Галиев мәчетендә генә үткәрелә. Дин кардәшләребезгә туры эфирда бәйрәм вәгазе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итәчәк. Туры трансляция мөселман бәйрәменең аерылгысыз өлеше – ул Коръән уку белән сәгать 6.30-да башлана.