Район башлыгы Анатолий Иванов бүген Светлана Байкиеваны «Ел укытучысы»конкурсының төбәк этабында җиңүе белән котлады. Үз һөнәре буенча иң яхшысы Мамадышта яши һәм эшли ! Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, җирле традиция буенча җиңүчене шәһәргә кергәндә үк чәчәкләр белән каршы алырга кирәк иде, әмма моны билгеле сәбәпләр аркасында эшли алмадык.
- Бу җиңү-ул безнең район өчен бүләк, сезнең җиңү – безнең район уңышы Светлана, сез безнең горурлыгыбыз, - дип мөрәҗәгать итте җиңүчегә Анатолий Иванов.
Светлана Байкеева, үз чиратында, нәкъ менә үзе турында түгел, ә туган шәһәрен таныту теләге аңа әзерлек чорында да, чыгыш ясаганда да көч өстәвен әйтте. Ул Татарстан данын Россия дәрәҗәсендә дә лаеклы яклаячакмын, дип вәгъдә итте. Сынау финалы гыйнвар аенда Волгоград шәһәрендә узачак.
Очрашу ахырында район башлыгы талантлы якташыбызны бүләкләү турында боерыкка кул куйды. Светлана Байкеева 50 мең сум акчалата премия алачак.