2020 елның 23 сентябрендә сәгать 09.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр «Северный» поселогында һәм Мамадыш шәһәренең үзәк өлешендә су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.
Су белән тәэмин итүне туктату к.Маркс ур., 39 һәм Азин ур., 44 адреслары буенча урнашкан үзәк су белән тәэмин итү линиясендә ремонт эшләре башкару һәм авария нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.
«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.