Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән, ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, муниципаль районыбыз башлыгы – район Советы рәисе Анатолий Петрович Иванов, II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены медале белән бүләкләнде. Указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Бу олы бүләк Анатолий Петрович Ивановның һәр эштә күңелеңне биреп хезмәт куярга кирәк, бу үзенең җимешләрен бирәчәк, дигән төп принцип белән яшәвен күрсәтә.