ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Ишегалдында яз. Индивидуаль һәм кабатланмас кием кияргә яратучыларны турыдан-туры юл ательега алып бара. Кием дизайны аша үз-үзеңне күрсәтү идеясы безгә кадәр дә булган, безнең көннәрдә дә дәвам итә, мең елдан соң да шулай булачак. Кием-салым һәрвакыт аның иясенең статусын һәм җәмгыятьтәге урынын символлаштыра.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә. Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк.

Мамадышта эш. Актуаль вакансияләр турында мәгълүмат белән турыдан-туры эш бирүчеләрдән безнең сайтта танышырга мөмкин

Мамадышта һәм «Мамадыш» совхозы поселогы территориясендә «Безнең ишегалды»республика программасы кысаларында күп фатирлы йортлар янындагы мәйданчыкларны ремонтлауга керешергә әзерләнәләр. Быел аңа 12 ишегалды һәм 21 адреслы йорт керде. Инде бүген үк шәһәр Башкарма комитеты халыкка төзекләндерү схемаларының ахыргы вариантларын тәкъдим итәргә әзер. Мамадышлыларның тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен исәпкә алып, якынча сораулар турында алданрак сөйләшенде.

Район башлыгы Анатолий Иванов эшлекле дүшәмбе үткәрде-атна башы өчен традицион, әмма җыелган сорауларны исәпкә алып, тагын да киңәйтелгән һәм дәвамлы булды ул. Нәкъ менә шунда Районыбыз башлыгы районда икътисадны тотрыкландыру буенча штаб төзү инициативасы белән чыкты да инде. Яңа органның төп функциясе-геосәяси хәл, санкцияләр аркасында килеп чыккан чорны кичерүче предприятиеләргә һәм оешмаларга ярдәм итү. Катлаулы хәлләрдән бергәләп, киңәшләшеп чыгу.

Игътибар! Ут бирүне вакытлыча туктатып торачаклар.

          Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган түләүне бирә башлады.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Нократ яр буен төзекләндерү «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк.

"Гала» сортлы 5 тонна орлык бәрәңгесен мамадышлыларга тараттылар

Егетләр арасында «КЭС-БАСКЕТ» баскетбол лигасы чемпионатының суперфиналында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы командасы җиңү яулады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International