Район башлыгы Анатолий Иванов эшлекле дүшәмбе үткәрде-атна башы өчен традицион, әмма җыелган сорауларны исәпкә алып, тагын да киңәйтелгән һәм дәвамлы булды ул. Нәкъ менә шунда Районыбыз башлыгы районда икътисадны тотрыкландыру буенча штаб төзү инициативасы белән чыкты да инде. Яңа органның төп функциясе-геосәяси хәл, санкцияләр аркасында килеп чыккан чорны кичерүче предприятиеләргә һәм оешмаларга ярдәм итү. Катлаулы хәлләрдән бергәләп, киңәшләшеп чыгу.
Анатолий Иванов кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, фермерларга тагын да җентеклерәк якын килүне таләп итте. Районда 1527 кеше үзмәшгуль. Аларга ташламалы кредитлар, каникуллар, отышлы микрзаймнар, субсидияләр турында мәгълүматны вакытында җиткерергә кирәклегенә басым ясады район башлыгы.
Киңәшмәнең баш спикеры дәүләт программаларыннан җирле инициативаларга әйләнеп кайтты, сүз халыкны бәрәңге орлыгы, кош-корт һәм яшь терлек белән тәэмин итү турында барды. Анатолий Иванов эшне дәвам итәргә кушты. Эш урыннарын саклап калу, яңаларын булдыру, «Вятка» сәнәгать паркы өчен инвесторлар белән эшне активлаштыру һәм тагын берничә өстенлекле бурыч куелды бу киңәшмәдә.
Планеркада коронавирус белән бәйле хәл, язгы ташуга каршы чаралар, мәгариф мәсьәләләре, 9 Майга әзерлек һәм яшьләр сәясәте турында фикер алыштылар. Бу темаларның һәркайсына атна дәвамында аерым тукталып узачакбыз.