Мамадышта һәм «Мамадыш» совхозы поселогы территориясендә «Безнең ишегалды»республика программасы кысаларында күп фатирлы йортлар янындагы мәйданчыкларны ремонтлауга керешергә әзерләнәләр. Быел аңа 12 ишегалды һәм 21 адреслы йорт керде. Инде бүген үк шәһәр Башкарма комитеты халыкка төзекләндерү схемаларының ахыргы вариантларын тәкъдим итәргә әзер. Мамадышлыларның тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен исәпкә алып, якынча сораулар турында алданрак сөйләшенде.
Программаны тормышка ашыру сыйфаты район башлыгы Анатолий Ивановның ныклы контролендә тора. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов халык белән шәхсән очрашты.
Беренче булып төзелеш бригадалары шәһәрнең Домолазов һәм «Мамадыш»совхозы поселогының үзәк урамнарына киләчәк. Бу инде апрель азагында ук булыр дип көтелә.
Сезгә бу елда «Безнең ишегалды " программасы буенча ремонт узачак н адресларны тәкъдим итәбез:
1. Горький ур., 116а, 118, 118а, Яңа Завод ур., 34
2. 8 Март ур, 12
3. Давыдов ур., 40а
4. Давыдов ур., 42, Горький, 29, 31, 33/12б
5. Домолазов ур., 8а
6. Тукай ур., 25
7. Коммунистлар ур., 1
8. Ленин ур., 101
9. Ленин ур., 105б
10. Үзәк ур., 37, 39
11. Үзәк ур., 41, 43
12. Үзәк ур., 45, 47