«Гала» сортлы 5 тонна орлык бәрәңгесен мамадышлыларга тараттылар, алар алдан шәһәр Башкарма комитетында заказ биргән иделәр. Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Анатолий Иванов шәһәр халкына да, авыл халкына да бәрәңгене кулай бәядән сатып алырга ярдәм итү бурычын куйды. "Гала" нәкъ менә шундый-тәҗрибәле фермерлар бәяләве буенча, күп уңыш вәгъдә итә. Бәрәңгенең килограммын 17 сумнан саттык, барлык заказчыларны да шалтыратып билгеле бер вакытка чакырдылар.
- Бәрәңге әйбәт, чиста! Орлык сатып алу мөмкинлеге турында белгәч, башта үзем заказ бирдем, ә аннары күршеләргә шалтыраттым. Бергә килдек, 60 килограмм алдык, барысы да капчыкта, уңайлы. Чират зур иде, әмма барысы да оешкан төстә үтте, - дип сөйли Әлфия Садыйкова.
Шәһәр Башкарма комитетында халыктан заказлар кабул итү дәвам итәчәген билгеләп үттеләр. Тел.: 3-11-96