Нократ яр буен төзекләндерү «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Нократ яр буен төзекләндерү «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль программасы һәм «торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк.

Сүз муниципалитетның иҗтимагый киңлекнең функционалын киңәйтү өчен куллана ала торган 22 миллион сум турында бара. Исегезгә төшерәбез, Яр буеның икенче чираттагы өлеше узган ел файдалануга тапшырылган иде. Өченче этап ясалма газон һәм резин өслекле ике спорт мәйданчыгы төзүне күздә тота. Алар арасында тамашачылар өчен трибуна-амфитеатр оештырылачак.

Брусчатка салынган юллар озынлыгы артачак, алар 220 метрга озынрак булачак. Кече архитектура формаларыннан яр буенда өстәмә рәвештә 7 эскәмия һәм 11 чүп-чар урнасы урнаштырылачак. Сазлыктан т чистартылган күлгә фонтан җайланмасын монтажлыйлар.

Яр буена 300 данә пирамидаль тирәк, вак яфраклы юкә, чыршы, каштан һәм башка агач утырту планлаштырыла. Шәһәр Башкарма комитетында эшләр бу язда ук башланырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International