ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

3 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Мамадышның Боз аренасында 2013-2014 елгы яшь хоккейчыларның алты командасы арасында киеренке матчлар узды. Турнир Донбасс һәм Новороссиянең Россия белән яңадан берләшү көненә багышланган иде.

2025 елның 6 октябрендә 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр


4
октябрь, 2025 ел
шимбә

Бүген иртә таңнан мамадышлылар шәһәрнең үзәк мәйданына ашыктылар. Монда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Шәдче икътисадый зонасы, оешмалар, предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр бай ассортимент тәкъдим иттеләр. Ит һәм сөт продуктлары, йомырка, яшелчә һәм җиләк-җимеш - барысы да бар иде ярминкәдә.


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Шимбә көнне, 4 октябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

4 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә күңел ачу программасы узачак.

Укытучылар көне алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды Татарстан педагогларына 4000 көнкүреш химиясе җыелмасы җибәрде. Бүләкләрне республиканың Мамадыш, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында укытучылар һәм башка мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре алачак.

Мамадышта котыру авыруыннан прививкалар ясарга һәм хайваннарга чиплар куярга бу шимбәдә үк мөмкин булачак

Мамадышта истәлекле вакыйга булды-хөрмәтле шәһәр кешесе, хезмәт ветераны һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Гаҗилә Гаян кызы Аппакова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International