Бүген Мамадыш районының Пятилетка совхозында яшәүче Дария Ильинична Иванова 99 яшен билгеләп үтте

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Бүген Мамадыш районының Пятилетка совхозында яшәүче Дария Ильинична Иванова 99 яшен билгеләп үтте.

Аны район башлыгы Вадим Никитин исеменнән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алия Мөбәрәкшина котлады. Аңа нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм яраткан гаиләсе белән бергә  бәхетле гомер  теләде.

Олы яшьтә булуына карамастан, Дария Ильинична тирә-юньдәгеләрне аек акылы һәм  тормыш сөючәнлеге белән сөендерә. Кунакларны һәрвакыт шатланып каршы ала һәм рәхәтләнеп әңгәмә кора. Күптән түгел генә ул барлык хуҗалык эшләрен, шул исәптән терлек һәм кош-кортны да, мөстәкыйль рәвештә башкарган. Районның «Нократ» газетасын күзлексез укый.

Дария Ильинична үзенең озын гомер серен туган җирендә, саф авыл һавасында яшәүдән күрә, ул биш баласының, оныкларының, оныкчыкларының мәхәббәтендә һәм кайгыртуын тоеп яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International