Кытай инвесторлары газ генераторлары заводын урнаштыру өчен Мамадышны сайлаган

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Мамадышның «Вятка» сәнәгать паркы яңа инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәйданчыгына әверелергә мөмкин. Кытай компаниясе башкала бизнесы белән партнерлыкта монда газ генераторлары җитештерүне оештырырга планлаштыра. Делегация визиты һәм сөйләшүләр РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов ярдәме белән узды.

Эш визиты барышында инвесторлар сәнәгать паркы инфраструктурасын җентекләп өйрәнделәр, логистик мөмкинлекләрне бәяләделәр, шулай ук җирле һөнәри көллияттә һәм социаль объектларда булдылар. Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, бу территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм кадрлар потенциалын комплекслы рәвештә күрсәтергә мөмкинлек бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International