Кече Кирмән авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Аны район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин үткәрде.
Җирлек башлыгы Хәсәнҗан Мөбәрәкшин халык алдында 2025 ел эшчәнлеге турында хисап тотты. Халык район җитәкчелегенә сораулар бирә алды. Җанлы дискуссия барышында территорияне төзекләндерүгә, социаль инфраструктураны үстерүгә һәм җирле үзидарә перспективаларына кагылышлы актуаль темалар күтәрелде.
Авыл җирендә тормыш сыйфатын яхшырту һәм яңа эш урыннары булдыру өчен инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.