ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Мамадыш районы - "Безнең заман Геройлары" республика премиясе лауреаты булды.Халыкның һәм район җитәкчелегенең казанышлары “Гуманитар ярдәм” номинациясендә билгеләп үтелде. ВКонтакте битендә район башлыгы Вадим Никитин бүләкне мамадыш халкының бердәмлеге һәм патриотизмы символы дип атады.

Район башлыгы Вадим Никитин бүген 2022 елда махсус хәрби операция кысаларында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Россия Федерациясе Герое Олег Сорокин каберендә булды. Олег Сорокин Мамадыш шәһәрендә туып үскән. Россия Хәрби хезмәткәрен бер минут тынлык белән искә алдылар, каберенә чәчәкләр салдылар.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Гавами сервитут билгеләү мөмкинлеге турында хәбәр (Татарстан Республикасы).


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Тормыш дәресләре уздыруны күп еллар элек районыбызның элекке башлыгы Анатолий Иванов башлап җибәргән иде..Бу дәресләрдә районыбызның берничә буыны чыныкты.Хзерге райныбыз башлыгы Вадим Никитин әлеге дәресләрне дәвам итү бурычын куйды..Чөнки чын эш кешеләре , патриотлар авызыннан ишетелгән сүзләр балаларга ныграк тәэсир итә, исләрендә кала.

 

Раил Дөлмиев  бүгеннән рәсми рәвештә Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына керешә. Аның кандидатурасы өчен депутатлар бүген иртән шәһәр Советының 26 нчы утырышында  бертавыштан тавыш бирде. Ә кичә конкурс комиссиясе узды, ул тагын бер дәгъвачы - Мамадыш районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Ленар Һадиуллин кандидатурасын карады һәм хуплады.

Шул исәптән, кредит акчаларын әлеп итеп алынган мөлкәткә.

2024 елның октябрендә Татарстан Росреестрының торак урыннарына сату-алу килешүләре (ДКП) нигезендә хокукларның 6 075 күчеше теркәлгән, бу агымдагы елның сентябрь аена караганда 26 процентка күбрәк (4 823 ДКП). Казанда мондый килешүләр саны сентябрь белән чагыштырганда 10% ка арткан - 1 991 дән 2 189 га кадәр.

 


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 15 ноябрендә дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәре Советының егерме алтынчы утырышы була. Башланав 9.00 сәгатьтә. Үткәрү урыны: Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33 адресы буенча Совет һәм Башкарма комитет утырышлар залы.


13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге белән халыкны диспансеризация белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Ул «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ җитәкчелеге белән шәхси очрашу үткәрде. Бүгенге көндә мамадышлыларның 80%тан артыгы диспансеризация узган инде. Район башлыгы планны тулы күләмдә үтәүнең мөһимлеген генә түгел, бу чараның сыйфаты да мөһим икәнлегенә басым ясады. 


12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта Татарстанда милеккә салым түләү буенча кампания бара. Аларны түләү вакыты 2024 елның 2 декабрендә тәмамлана. Шул ук вакытта салым түләүчеләрнең сораулары туа: ни өчен салым квитанциясендә мөлкәт (фатир, җир кишәрлеге һ. б.) турында мәгълүмат бар, ә шәхси кабинетта дәүләт хезмәтләрендә юк? 

Иртәгә, 13 ноябрьдә Мамадышта дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының утыз җиденче утырышы узачак. Башлана 8.00 сәгатьтә. Үткәрү урыны: Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 23/33 йорт адресы буенча Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залында. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International