Район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре тормыш дәресләре уздырдылар.

2024 елның 15 ноябре, җомга

Тормыш дәресләре уздыруны күп еллар элек районыбызның элекке башлыгы Анатолий Иванов башлап җибәргән иде..Бу дәресләрдә районыбызның берничә буыны чыныкты.Хзерге райныбыз башлыгы Вадим Никитин әлеге дәресләрне дәвам итү бурычын куйды..Чөнки чын эш кешеләре , патриотлар авызыннан ишетелгән сүзләр балаларга ныграк тәэсир итә, исләрендә кала.

Бүген район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре иртәнге планерканы калдырып, тормыш дәресләре уздырырга киттетләр.Мәсәәслән, шәһребезнең беренче номерлы мәктәбендә район аппараты җитәкчесе В.Н.Фәизов булды. Чыгыш ясаучылар темаларны үзләре сайлады. Чыгыш ясаучыларның төп максаты - үсеп килүче буын белән диалог булдыру, алар белән якынаю. теләкләрен исәпкә алу, районыбызны алага таба ничек үстерү турында фикер алышу иде.

 Тормыш дәресләрен күп еллар элек районыбызның элекке башлыгы Анатолий Иванов башлап җибәрде, ә хзерге Башлык Вадим Никитин дәвам итә.Районыбызда булачак үзгәрешләр, планлаштырылган эшләр турында укытучылар гына сөйләп, аңлатып бетерә алмый. Аны шушы эш белән шогыльләнүчеләр аңлатырга тиеш, диде ул үзенең чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International