Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Раил Дөлмиев сайланды.

2024 елның 15 ноябре, җомга

Раил Дөлмиев  бүгеннән рәсми рәвештә Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына керешә. Аның кандидатурасы өчен депутатлар бүген иртән шәһәр Советының 26 нчы утырышында  бертавыштан тавыш бирде. Ә кичә конкурс комиссиясе узды, ул тагын бер дәгъвачы - Мамадыш районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Ленар Һадиуллин кандидатурасын карады һәм хуплады.

Раил Дөлмиевка 35 яшь. Ул Россия дәүләт социаль университетын берьюлы ике белгечлек буенча тәмамлаган - «Экология» һәм «Юриспруденция». Муниципаль хезмәттщ  12 ел  стажы бар.

Җир һәм милек  мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары, Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Бу вакыт эчендә үзен компетентлы, энергияле һәм җаваплы хезмәткәр, оста оештыручы, ярдәмчел коллега буларак танытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International