Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге белән халыкны диспансеризация белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алышты

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге белән халыкны диспансеризация белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Ул «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ җитәкчелеге белән шәхси очрашу үткәрде. Бүгенге көндә мамадышлыларның 80%тан артыгы диспансеризация узган инде. Район башлыгы планны тулы күләмдә үтәүнең мөһимлеген генә түгел, бу чараның сыйфаты да мөһим икәнлегенә басым ясады. 

- Мин кадрларны җәлеп итү буенча бик зур эш башкарылуын беләм. Ел башыннан Үзәк район хастаханәсенә 15 яңа табиб килгән. Бу белгечләрнең районыбызда ныгуы, гражданнарыбызның иминлеге, сәламәтлеге өчен җаваплы булулары мөһим, бер-ике елдан китеп бармасыннар иде инде, - дип билгеләде Вадим Никитин.

Исегезгә төшерәбез, диспансеризация җитди авыруларны ачыклау һәм кисәтү өчен нәтиҗәле чара булып тора һәм "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

- Хезмәт коллективлары җитәкчеләре диспансеризация оештыруда ярдәм итәргә, үз территорияләрендә медицина белгечләрен кабул итү белән кызыксынырга тиеш. Ышанам, табиблар үзләре мондый эш форматына әзер, моңа комачауларга ярамый. Без бу сорауны һичшиксез күтәрербез, - дип вәгъдә итте район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International